Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе «Арча 9нчы балалар бакчасы»
“Туган нигезгә җыелу йоласы”
сценарий
Татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче:
Әхмәтшина Н.Р.
Әти кеше диванда газета укып утыра (Җыр: “Әти-әни”)
-Әмир: Дарина,Дарина дим,кер әле.
-Дарина: Нәрсә булды?
— Әмир:Кил әле,утыр әле яныма!Бу ялларда синең планнаырың нинди?Тырнакка һәм керфеккә язылган идем.
— Дарина: Ник сорыйсың,берәр эш бармы әллә?
— Әмир:Эш түгел, авылга кайтып килсәк дигән идем.
— Дарина: Берәр хәл булмагандыр бит?
— Әмир:Юк,әйдә бер сәбәпсез әти-әни янына кайтып килик әле.
— Дарина: Мин каршы түгел.
— Әмир:Алайса апайларга да ,сеңелкәшләргә дә хәбәр бирәм,көтмәгәндә барыбыз бергә җыелып.кайтып төшик әле.
— Дарина:Әйе,әти –әни шаккатсын.(чыгып китәләр)
Җыелышып балалар кайта.
-Әби: Абау ,балалар берәр хәл булмагандыр бит,ничек болай кайтырга уйладыгыз?
-Язилә: Әти белән әни янына кайтып хәлләрен белергә бер сәбәп тә кирәкми.
-Бабай: Шулай, кызым.туган нигезгә туганнар белән җыелышу өчен сәбәп кирәкми.Теләк кенә кирәк.Молодцы,балалар.
-Әби; Оланнарны да сагынып өлгергән идек,теге кайтканда сөендереп киткән идегез, тагын нинди һөнәрләр өйрәнеп кайттыгыз? Я, күрсәтегез әле.
Язилә шигырь сөли.
Мин үзем шәһәрдә яшим,
Авылга кайтам җәен
Чөнки ул авылда яши
Бабай белән әбием.
Яраткан әби,бабаем
Мине сагынып көтәләр.
Мин кайткач алар шатланып,
Сөенеп кунак итәләр.
Мин, үскәч, алар белән
Авылда торачакмын
Әгәр картаеп китсәләр ,
Ярдәмче булачакмын.
Солтан тизәйткеч әйтә.
-Бабай; Әй, сөбханалла оланнар, көннән көн остарасыз, хөнәрләрегез артканнан арта, рәхмәт яусын.Мә ,улым осталыгын өчен сиңа әбиең чиккән кәләпүш.
Кызлар:Ә безгәәә.
Әби:Ә сезгә чигүле калфак.
Барысы бергә:Нинди матур!
Солтан ,Адилә,Фәйрүзә башкаруында җыр: “Кәләпүшем. калфагым”
Бабай:Әй булдырдыгыз оланнар,рәхмәт яусын.
-Әби: Әйдәгез, шулпам да әзер, өстәл янына утырышыгыз.
Өстәл янына утыралар. Әби аш бүлә.
Бала: Аяй әби, бигрәк тәмле аш.
-Әби: тәмле булмыйча тавык шулпасы шул ул.
-Бабай: абау әбисе, тавыкның ядәше миңа эләккән.
-Бала: ә нәрсә ул ядәш?
-Әби ядәш турында сөйли.
Бабай: әйдә, кайсыгыз батыр, кем белән тартышабыз?
Бала: минем белән бабай.
Бабай: ярар, Солтан улым, әйдәле. Кем оттыра-шуннан бүләк.
Бала: килештек бабай!
Ядәш тартышалар.
Бабай: мә улым.
Бала: исемдәә бабай.
Бала: мә бабай ашны ипи белән аша (ипи суза)
Бабай алмакчы бла, исенә төшеп: ӘӘӘ хәйләкәр, исемдә, исемдә.
Әбигә рәхмәт әйтеп өстәл яныннан кузгалалар, кайсы кая утыра.
Бала кесәсеннән телефон алып карый да :
—бабай, кара әле, син талян гармун дип эзли идең, монда авитода шәп гармун саталар.
Бабай телефонны алып карый башлый.
Бала: ядәш бабай, ядәш, ура, мин оттым, мин оттым!
Бабай:, әй хәйләкәр малай, таки башымны бутадың бит ә!
Әби: я бабай, уенның шартын үтә, бүләгең бармы?
Бабай: бар, ник булмасын, кая әле, Менә улым, сиңа нәселебезнең дәвамчысы буларак тиешле бүләк-талян гармун. Син улым-гармунчылар нәселеннән, безнең мирасны кадерләп сакла.
Бала: рәхмәт бабай. Мин синең ышанычыңны аклармын, шушы гармунда уйнарга өйрәнергә сүз бирәм.
Гармун уйныйм, гармун уйныйм,
Һаман гармун уйныйм мин,
Остарып җиткэч, барысын да
Биетергә уйлыйм мин.
Биииләр итек-читекләр,
Әй уйныйм мин, уйныйм мин,
Минем кебек шәп гармунчы
Юктыр диеп уйлыйм мин.
Әби: Маладис улым, булдырырсың аллахыбоерса.
Балалар, менә шулай туган нигезегегә эзне суытмагыз, туганлык хисләрен саклагыз. Очрашу өчен бер сәбәп тә кирәк түгел, бер очрашу-үзе бер гомер!

